TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29685

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры473Количество просмотров
Опубликован13 дек.13.12.2025, 10:05
Содержимое поста

Содержимое

Кырымда Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре адвокатларның офисларын тентеде. Бу хакта ниләр билгеле. ⚠️ Аннексияләнгән Кырымда Русия эчке эшләр министрлыгының кырым идарәсендәге «Э үзәге» вәкилләре, коралланган махсус билгеләнешле бүлеге белән бергә, адвокатлар Эдем Семедляев, Эмиль Курбединов, шулай ук юристлар Назим Шейхмамбетов, Эльвина Семедляева, Рустем Кямилев һәм Лили Гемеджиныӊ офисында тентү үткәргән. Алар Русиянең Кырымда сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләгән кешеләрне яклаулары белән билгеле. Әлеге хәл 11 декабрьдә булды. 📄 Куәт оешмалары вәкилләре «оператив-эзләү чарасы» уздыру турында документлар күрсәткән. Әмма адвокатлар әйтүенчә, чынлыкта бу тентү булган. Оператив хезмәткәрләр тыелган документлар һәм әйберләр эзләгән, барлык шкафларны, папкаларны актарган, адвокат ордерларын һәм юридик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы документларны алган. Бу тентү турында рәсми хәбәрләр юк. ℹ️ Дүрт сәгать дәвамында адвокатларны офисыннан чыгармаганнар. Ә хезмәттәшләреннән соңрак килгән Эмиль Курбединовны "силовиклар" бөтенләй кертмәгән. Соңрак аларга мәхкәмә карары күрсәткәннәр, анда адвокатлар «канунга каршы гамәлләр кылырга мөмкин» дип язылган, шул исәптән террорчылык оешма эшчәнлеген оештыру, террорчылыкка ярдәм итү һәм салым түләүдән качу кебек авыр маддәләр нигезендә. 📌Адвокатлар әлеге гаепләүләргә катнашы булуын кире кага. Алар бу көч кулланып башкарылган гамәлне үзләренең һөнәри эшчәнлеге өчен басым ясау дип саный. Моңа кадәр дә мондый хәлләрнең булганы бар иде. Украинадан ун хокук яклау оешмасы берләшеп, Кырымдагы адвокатлар һәм юристларга карата алып барылган репрессияләрне хөкем итәргә, шулай ук аннексияләнгән Кырымда кеше хокукларын тупас бозуда гаепле затларга карата шәхси санкцияләр кертергә чакырды.