Содержимое
Беларус хакимияте Мария Колесникованы иреккә чыгарды. Барлыгы 123 кеше азат ителергә тиеш 2020 елгы протестлар лидеры Мария Колесникова белән аның сеңлесе телефон аша сөйләшкән, дип хәбәр итә «Зеркало». Колесникова Беларустан киткән. Нобельнең тынычлык бүләге лауреаты Алесь Беляцкий да иреккә чыккан. «Весна» хокук яклау үзәге мәгълүматларына караганда, ул төрмәдә 1613 көн уздырган. Азат ителүчеләр исемлегендә 2020 елда Беларус президенты сайлавындагы намзәт Виктор Бабарико да бар. Ул 14 ел кырыс колониягә хөкем ителгән иде. Шулай ук TUT.BYбасмасының баш мөхәррире Марина Золотованың да иреккә чыгуын хәбәр итәләр. Александр Лукашенконың «Пул первого» исемле мәгълүмати каналы белдерүенчә, Беларус төрмәләреннән төрле илләрдән булган 123 сәяси тоткын азат ителәчәк. Алар арасында Украинаның биш да ватандашы бар, дип хәбәр итте Владимир Зеленский. 📌Мария Колесникова — музыкант һәм Беларуста Бабариконыӊ сайлау штабының элекке җитәкчесе. Бабарико кулга алынганнан соң, ул Светлана Тихановская такымына кушылды. 2020 елда куәт оешмалары вәкилләре Колесникованы урлап, аны көчләп чит илгә чыгарып җибәрергә тырышты. Беларуста калу өчен ул чик буенда үз паспортын ертты, шуннан соң аны кулга алдылар. 2021 елда Колесниковага «хакимиятне конституциягә каршы юл белән басып алу максатыннан сүз куешу», «экстремистик берләшмә төзү» һәм «дәүләт иминлегенә зыян салуга өндәү» маддәләре нигезендә 11 ел иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде. 📌Алесь Беляцкий — «Весна» хокук яклау үзәге рәисе. 2022 елда ул Нобель тынычлык бүләген Русиянең «Мемориал» оешмасы һәм Украинаның «Сивил ирекләр үзәге» белән бергә алды. Беларус төрмәләреннән азат ителүче сәяси тоткыннар исемлеге тулылана.