TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29687

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры483Количество просмотров
Опубликован13 дек.13.12.2025, 15:49
Содержимое поста

Содержимое

Язучы Гүзәл Яхина Русиягә кайткан, ләкин бөтенләйгә түгел Бу атнада Казанда артык шау-шусыз гына Гүзәл Яхина укучылары белән очрашты. «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы март аенда дөнья күргән режиссёр Сергей Эйзенштейнга багышланган «Эйзен» исемле романын тәкъдим итте. Туган шәһәренә килгәнче Яхина шундый ук очрашуларны Мәскәүдә, Петербурда һәм Уфада уздырган. 2022 елның февралендә Швейцариядә чыга торган «Наша газета» интернет-басмасында аның «Бу — минем сугышым түгел» дигән ачык хаты басылып чыккан иде. Шуннан соң язучыга каршы кайбер җәмәгать эшлеклеләре һәм «патриотик» медиа чыкты. Үзе исә Казакъстанга китте. Моннан соң Уфада Гафури исемендәге Башкорт драма театрыннан «Зөләйха күзләрен ача» романы нигезендә куелган, театрның иң керемле спектакле репертуардан алынды. Очрашуда аннан Русиягә бөтенләйгә кайту-кайтмавы турында сораганнар. Бизнес Онлайн язуынча, Яхина хәзер Алматыда яшәвен, ә яңа романын «иң кунакчыл ил буларак Казакъстанга багышлавын» әйткән һәм гомумән, аның тормышында яңа чор башлануын белдергән. «Мин Казакъстанда теләп яшим, чөнки мин бу илне яратам. Анда мин туган Казанымны хәтерләткән бик күп нәрсәләр күрәм. Бу — бик якын мәдәниятләр, телләр. Миңа, әйтик, казакъ мәдәниятендә һәм казакъ телендә татар мәдәниятенең, татар теленең чагылышын күрү ошый», — дигән Гүзәл Яхина.