TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29703

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры430Количество просмотров
Опубликован15 дек.15.12.2025, 06:05
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 15 декабрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Дондагы Ростовта һәм өлкәдә украин дроннары һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортлар җимерелгән. Өлкә губернаторы белдерүенчә, Каменски районында электр линиясе өзелгән. Шул сәбәпле су суырту системы һәм насос станциясе эшен туктаткан. Кайбер районнар сусыз калган. Һөҗүм Новошахта нефть эшкәртү ширкәте филиалына зыян салу өчен ясалган булуы ихтимал. 🔸Шулай ук төнлә украина дроннары Белгородта "Луч" электр станциясенә һөҗүм иткән. Бу хакта «Пепел. Белгород" телеграм каналы яза. Өлкә губернаторы Вячеслав Гладков үз телеграм каналында язуынча, шәһәрнең инженер инфраструктурасына җитди зыян салынган. 🔸Украина белән АКШ солых планын тикшерүдә «шактый алга китүгә ирешкән" һәм бүген сөйләшүләрне дәвам итәчәк. Бу хакта кичә Берлинда узган очрашудан соң АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф белдерде. Аның сүзләренчә, сөйләшүләр биш сәгатьтән артык дәвам иткән. 🔸Сиднейда Бонди-Бич пляжында Ханука бәйрәмен уздырган вакытта ясалган һөҗүмдә һәлак булучылар саны 16 кешегә җитте. Аларның берсе ут ачучы 50 яшьлек ир кеше. Икенче ут ачучы, аның 24 яшьлек улы, авыр хәлдә хастаханәгә салынган. 🔸Русия халкының һәм бизнесның салымнар бурычлары рекордлы 3,26 триллион сумга җиткән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтанып «Известия» яза. Бурычлар салым идарәсе таләпләренең кырыслануы, бизнес табышының кимүе, төп ставка югары булуы һәм инфляция аркасында арта. @azatliqradiosi