TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29704

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры415Количество просмотров
Опубликован15 дек.15.12.2025, 08:06
Содержимое поста

Содержимое

Русия баш прокуратурасы Башкортстанның элекке премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Алан Марзаевтан һәм аның белән бәйле тагын алты кешедән милекләрен дәүләт файдасына тартып алу турында шикаять иткән. "Ведомости" үз чыганакларына таянып язуынча, сүз якынча 20 күчемсез милек корылмасы һәм кыйммәтле машиналар өчен автопаркинг турында сүз бара. Аерым алганда, Марзаевтан Төньяк Осетиядәге 13 бинаны, шул исәптән Марзаевның туган ягы булган Ардон районында урнашкан корылмаларны тартып алырга ниятлиләр. Шикаять гаризасында шулай ук Югары Фиагдондагы биналар комплексы һәм Владикавказдагы фатиры, Ставрополь төбәгендәге Кисловодски шәһәрендә 900 квадрат метр мәйданлы йорт та телгә алына. Моннан тыш, элекке түрәдән Башкортстанның Кырмыскалы районындагы дачаны һәм Мәскәүдәге фатирны да дәүләт файдасына алу сорала. Алан белән беррәттән, шикаятьтә аның әти-әнисе, ике улы белән әниләре, шулай ук шоферы да телгә алына. Әйтик, өлкән улы Кисловодски һәм Фиагдонда күчемсез милек хуҗасы булып тора. Башкалар исеменә автомобильләр рәсмиләштерелгән, шул исәптән Mercedes-Benz S, Maserati Ghibli һәм Toyota Land Cruiser. Чыганак сүзләренчә, аларның гомуми бәясе 20 миллион сумнан артып китә. Баш прокуратура ачыклавынча, гаилә милкенең гомуми бәясе Марзаевның 24 еллык хезмәт дәверендәге кануни керемнәреннән шактый арта. ▪️21 ноябрьдә Башкортстан вице-премьеры вазифасын башкаручы Алан Марзаевка 37 миллион сумлык ришвәт эше өчен 13 ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде. Тикшерү мәгълүматынча, ул 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр арадашчы аша эшкуардан акча алып килгән. Шуның өчен Марзаев аңа юл төзекләндерү контрактларын биреп барган. Әлеге хәл 2023 елның декабреннән 2024 елның апреленә кадәр дәвам иткән диелә. Моннан тыш, Марзаевка 561 миллион сум күләмендә штраф салынды. @azatliqradiosi