Содержимое
🕌19 декабрьдә, җомга көнне, төзекләндерүдән соң Мәскәүнең тарихи мәчете ачылачак. Бу хакта бүген XXI Халыкара мөселман форумының пленар утырышында Русия Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин әйтте. Мәскәүдәге Тарихи мәчет төзекләндерү эшләре өчен бер ел элек ябылган иде. Ул Мәскәүдә сакланган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Тарихи мәчет 1823 елда 1812 елгы Наполеон сугышындагы мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан. Тарихи мәчетне төзекләндерергә кирәклеге турында соңгы 4-5 ел дәвамында сөйләштеләр. Бу мәсьәләне Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин 2020 елда Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда күтәргән иде. 2022 ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи мәчетне төзекләндерү мөһимлеген әйткән иде. ▪️Узган ел 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде. Бу хәлне Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды. ▪️Соңрак —шул ук елның октябрь башында Мәскәүдәге мәчетләргә, шул исәптән Тарихи мәчеткә вандаллар һөҗүм итте. Мәчет коймалары диварына алар "Русия православлар өчен" ("Россия для православных") дип язып калдырган һәм ахырдан "1488" санын күрсәткән иде. 14/88 — неонацилар һәм ак милләтчеләр шигаре. @azatliqradiosi