TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29708

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры439Количество просмотров
Опубликован15 дек.15.12.2025, 15:30
Содержимое поста

Содержимое

АКШ кинопродюсеры, Studio Mao ширкәтенең җитәкчесе Стивен Мао танылган татар балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриев турында кино төшерергә җыена. Аның сүзләренчә, әлеге фильм Нуриевнең "Биюче" дип аталган биографиясенә нигезләнәчәк, һәм ул аның туган якларын сагынуы, ата-анасын күрергә теләве турында бер хикәя булачак. Әлегә фильм сценариенең ике варианты бар, шуларның берсен сайлау бара, дип белдерә продюсер. Төп рольне башкаручы актер да әлегә билгеләнмәгән. Мао белдергәнчә, киноны төшерү идеясе берничә ел элек туган. Әмма ул чакта Рэйф Файнсның "Ак карга" дип аталган фильмы чыккан чыга (2018 ел), шуңа бу эшне кичектерергә булалар. "Хәзер бу проектка кайтасы иттек", ди продюсер. Studio Mao – 2006 елда Нью-Йорк штатында нигезләнгән бәйсез АКШ киноширкәте. Студия төшергән "Тире" (Skin) дигән кыскаметражлы фильмы "Оскар" премиясенә лаек булган. Ширкәтнең Мәскәүдә офисы бар, ул 2018 елда ачылган. Кайбер фильмнарны ул Русия белән берлектә төшерә. Мәсәлән, 2022 елда "Соло" дип аталган фильм өлешчә Русиядә төшерелгән, аның режиссеры – Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган Ольга Панкратова. @azatliqradiosi