TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29709

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры423Количество просмотров
Опубликован16 дек.16.12.2025, 06:10
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Запорожьега дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше яраланган. Дрон торак йортка бәрелгән. Өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров хәбәр итүенчә, ике катта барлык фатирлар янып беткән. 🔸Европа берлеге лидерлары Украинага иминлек гарантияләре планын килештерүе турында игълан итте. Бу белдерү Европа шурасы сәхифәсендә басылды. Украина, АКШ һәм Европа илләре вәкилләре арасында сөйләшүләр ике көн дәвам итте. Документта алты пункт бар. 🔸Германия канцлеры Фридрих Мерц Русия һәм Украина арасында Раштуа вакытында солых урнаштыру игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Украина президенты бу идеяны яклады. Мәскәү әлегә бу тәкъдимне шәрехләмәде. 🔸Башкортстанда Һонконг кизүе таралуы аркасында 8 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы ябылган. Моннан тыш, 46 мәктәптәге 133 сыйныф һәм 12 балалар бакчасындагы 15 төркем өлешчә карантинга күчерелгән. Бу хакта Новости Башкирии һәм Уфы телеграм каналы яза. Казанда исә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар арту сәбәпле, РКБка керү өлешчә чикләнгән. Шулай ук битлек кию тәртибе кертелгән. 🔸16 декабрь Казакъстан бәйсезлеге көне. 2022 елдан башлап 16 декабрьдә рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме буларак билгеләнә. @azatliqradiosi