Содержимое
❗️Данияр Абдрахманов Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән. Ул эчке сәясәт мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.дип яза Башфинформ. Күптән түгел Абдрахманов республика башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде. Аңа кадәр Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры булып эшләде. Абдрахманов берникадәр вакыт Татарстан белән дә бәйле булды. Моңа кадәр Татарстан белән һичнинди мөнәсәбәте булмаса да, 2019 елның мартында ул кинәт кенә Болгар ислам академиясе ректоры итеп билгеләнде. БИАда зур нәтиҗәләргә ирешә алмады дияргә була. Аның чорында академиянең Кириенко рәислегендәге Багучылар шурасы утырышы узды. Әмма ректор матбугат белән дә, Татарстан мөселман җәмәгатьчелеге белән дә актив аралашмады. Шулай ук БИАда даими эшләгән гарәп укытучылары аның дөньяви тормыш алып баруыннан канәгать булмавы турында да сүзләр йөрде. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. Тагын бер искә төшереп китик. @azatliqradiosi