TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29714

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры460Количество просмотров
Опубликован16 дек.16.12.2025, 14:27
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: "Гел көрәш". Тубыл хакимияте "Искер"дәге мәчетне сүттерергә тели Төмән өлкәсендә Себер татарларының "Искер" тарихи-мемориаль комплексы тирәсендә яңа шау-шу кабына. Ул Тубылдан 19 километр ераклыкта, XVI гасыр ахырына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган тарихи Искер урынында, бүген археология һәйкәле саналган "Күчем шәһәрчеге" җирлегендә урнашкан. Тубыл районы хакимияте Төмән өлкәсе Арбитраж мәхкәмәсенә Күчем хан исемендәге мәчетне һәм тагын алты корылманы сүттерү таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Чынлыкта бу — бөтен комплексны юкка чыгару дигән сүз. "Мирас" төбәк татар иҗтимагый оешмасына каршы дәгъва мәхкәмәгә 24 сентябрьдә үк тапшырылган. Эш материалларыннан күренгәнчә, өлкә төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 29 августта күчмә тикшерү барышында мәчет-часовняны, хан баш киеме рәвешендәге истәлек билгесен, кунак йорты, трансформатор подстанциясен, контроль-үткәрү пунктын, торак булмаган бина, блоклардан төзелә башлаган корылманы һәм "Чәйхана" дигән язулы бинаны рөхсәт кәгазьләрсез һәм шәһәр төзелеше нормаларын бозып салынган дип тапкан. Өстәвенә, әлеге җир кишәрлеге аерым саклана торган урынга карый, анда бары тик мәчет һәм истәлек билгесе генә төзергә ярый. Аның да төзелеш рөхсәте 7 ноябрьдә тәмамланган. Мәхкәмә материалларына караганда, мәчет 55 процентка (төзе­леш мәйданы — 323,2 дүрткел метр), һәйкәл 10 процентка (155,5 дүрткел метр) әзер. 40,7 дүрткел мәйданлы беркатлы кунак йорты, 241,3 дүрткел метрлы ике катлы торак булмаган бина һәм 17,5 дүрткел метрлы трансформатор подстанциясе исә 2013 елда ук төзеп бетерелгән. Мәчет төзелеше башлануы турындагы иң беренче язма "Мирас" шурасы рәисе Луиза Шәмсетдинованың социаль челтәрләрдәге битендә 2012 елга карый. Шуннан бирле объект иганәләр хисабына төзелә килгән, 2024 елда анда чаралар да уздырылган. Район хакимиятенең дәгъвасында рөхсәт һәм проект документлары булмау, җирдән файдалану, төзелеш һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алмыйча корылма салу кешеләрнең гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра дип күрсәтелә. Шуңа күрә мәхкәмә аша корылмаларны үз белдеклелектә төзелгән дип танып, карар канун көченә кергәннән соң 6 ай эчендә аларны сүттерүне таләп итәләр. Әгәр мәхкәмә карары үтәлмәсә, оешманы карар үтәлгәнче көн саен 50 мең сум штраф белән яныйлар. Киләсе утырыш 24 декабрьгә билгеләнгән. Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi