Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 декабрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Маҗарстан Европа берлегенең киңәюгә кагылышлы еллык белдерүен томалады. Бу Украинага берлеккә керү турында рәсми сөйләшүләрне башларга һаман да мөмкинлек бирми дигән сүз. 🔹Доналд Трамп Венесуэлага таба юл алган яки аннан чыккан нефть танкерларын тулысынча томалау турында белдерде. «Мадуро режимы нефтьне үз эшчәнлеген, наркоторрорчылык, кеше сатуны, үтерүләрне һәм урлауларны финанслау өчен куллана», — дип язды АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә. 🔹Таиланд белән Камбоджа чигендәге бәрелешләрдә һәлак булган таиланд хәрбиләре саны 19га җиткән. Камбоджа үз армиясе югалтулары турында хәбәр итми, әмма Таиланд хакимияте Камбоджа армиясе 200дән артык кешесен югалтты дип белдерә. 🔹Роскомнадзор «Аспекты Башкортостан» сайтының домен исемен тартып алуны таләп итә. Бу хакта редакция RU-CENTER регистраторыннан хат алган. Документта карар Роскомнадзорның 2025 елның 12 декабрендә юлланган рәсми таләбе нигезендә кабул ителүе күрсәтелә. Элегрәк Роскомнадзор әлеге басманың сайтын Русия территориясендә инде блоклаган иде. Күптән түгел "Аспекты" Русиядә "ят агент" дип танылды.