TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29718

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры423Количество просмотров
Опубликован17 дек.17.12.2025, 12:20
Содержимое поста

Содержимое

Ахтем Сеитаблаев иҗаты турында: "Аның мизгелне бик төгәл тою сәләте бар" Режиссёр һәм актер Ахтем Сеитаблаевның иҗат юлы 2000нче елларда Кырымда башлана. Бу вакыт эчендә ул "Телетріумф", "Ника", "Золота дзиґа" бүләкләренә лаек була, "Оскар"га дәгъва итүчеләр исемлегенә керә, американ режиссёр белән берлектә фильм төшерә һәм 20дән артык кино булдыра. Ул Үзбәкстанның Яңыюл шәһәрендә туган. Аның әти-әнисен 1944 елның маенда, башка кырымтатарлар белән бергә, Кырымнан сөргенгә җибәргәннәр. Ахтем үз халкының бу фаҗигасе турында кечкенәдән үк белеп үсә. 2013 елда кырымтатар халкы сөргене турында беренче нәфис фильм - "Хайтарма"ны чыгара. Ул аның режиссеры да, төп рольне уйнаучы актер да. 2022 елда Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Ахтем Киевның тероборона көчләре сафларына кушылды. Сугышта да ул кино төшерүен туктамый. Ул үзенең Кырымга кайтачагында шикләнми. "Бик күпләр безне Кырымга кире кайтмасыннар өчен тырышты. Без һәрвакыт кире кайттык. Бу юлы да кайтачакбыз. Күпләр ачлыклар, депортацияләр һәм башкалар аша украиннарны юк итәргә маташты. Әмма Русия империясе юк, ә без сезнең белән калдык. Совет империясе дә юк, ә без сезнең белән калдык. Болары да булмаячак. Безнең башка юл юк. Бу барысы да чынлап та Кырымда башланды, һәм Кырымда тәмамланырга тиеш. Ә Кырымны кире кайтаргач, анда әйтеләчәк беренче сүз ана [кырымтатар] телемдә – "өйдә" сүзе булачак", – ди Сеитаблаев. Кырымтатар режиссеры һәм актеры турында 👉монда укыгыз