Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Ростов өлкәсендә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, тагын ун кеше яраланган дип белдерә рәсмиләр. Дондагы Ростов мэры хәбәр иткәнчә, һөҗүмнән соң җирле портта танкер яна башлаган, һәлак булучыларның икесе — аның экипаж әгъзалары. Тагын бер кеше Батайскида һәлак булган. 🔸Русия һәм АКШ бу атна ахырында Майамида сөйләшүләр уздырачак. Politico язуынча, очрашуда Америка ягыннан Трампның махсус илчесе Стив Уиткофф һәм АКШ президентының кияве Джаред Кушнер, ә Русия ягыннан — Русия туры инвестицияләр фонды (РФПИ) җитәкчесе Кирилл Дмитриев катнашачак. 🔸Дональд Трамп халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Элек Fox News алып баручысы Такер Карлсон әлеге мөрәҗәгать вакытында АКШ президенты Венесуэлага сугыш игълан итәр дип фаразлаган иде, әмма бу булмады. Трамп мигрантларга каршы көрәш, инфляцияне җиңү, шулай ук Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сөйләде. 🔸Төркия сигез ел элек сатып алынган С-400 ракет комплексларын Русиягә кире кайтарырга тели, дип яза Bloomberg агентлыгы чыганакларга сылтама белән. Әлеге корал аракасында Төркиянең АКШ һәм НАТОның башка әгъзалары белән мөнәсәбәтләре катлаулануы сәбәп итеп күрсәтелә. 🔸Грузия сайлаулар вакытында чит илләрдән тавыш бирүне тыйды. Тиешле төзәтмәләрне ил парламенты сайлау кодексына кертте. Моны "тыштан тыкшынуга" каршы көрәш буларак аңлаталар.