Содержимое
Бурят журналисты Анна Зуеваны читтән торып 6 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр 2нче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Бурятиядән журналист Анна Зуеваны ике җинаять эше нигезендә читтән торып 6 елга гомуми тәртипле колония карары чыгарды дип яза RusNews. Аңа «террорчылыкны ачыктан-ачык аклау» һәм «ят агент йөкләмәләрен үтәмәү» маддәләре нигезендә гаепләү белдерелде. Моннан тыш, мәхкәмә Зуевага өч ел дәвамында интернетта җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгатьләр, фикерләр һәм башка материаллар урнаштыру, интернет-сайтларны, форумнарны, каналларны, чатларны һәм төркемнәрне админлау белән шөгыльләнүне тыйды. Мәхкәмә мәгълүматына краганда, журналист 2025 елның июнендә Telegram-да һәм YouTube каналында Иркутски өлкәсендәге авиация полкы мәйданында «очкычлар ярдәмендә» башкарылган шартлау һәм янгын турында видеоязма чыгарган. Мәхкәмә фикеренчә, әлеге видео астындагы язма «террорчылыкны хуплаган һәм аклаган» дип бәяләнә. Шулай ук мәхкәмә Зуеваның, 2025 ел дәвамында «ят агентлар» маддәсе нигезендә ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган килеш, материалларын тиешле тамгасыз урнаштырган дип саный.