Содержимое
Британия “Татнефть”кә санкцияләр кертте Британия Русиягә карата санкцияләрне тагын да киңәйтте. Лондон керткән чикләүләр исемлегенә «Татнефть» ширкәте дә эләккән. Бу хакта Британия хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматта әйтелә. Гомумән алганда, санкцияләр 5 кешегә һәм 19 оешмага кертелгән. Яңа исемлектә шулай ук «Русснефть» һәм «РусНефтеГаз Групп» ширкәтләре дә бар. Июль аенда Европа берлеге «П-Д Татнефть Алабуга Стекловолокно» ширкәтенә карата санкцияләр керткән иде. Әлеге завод «Татнефть» белән Германиянең Preiss-Daimler Group ширкәтенең уртак проекты кысаларында төзелгән. Бу 2014 елдан бирле "Татнефть"кә кертелгән беренче санкция. Моңа кадәр Лондон Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага һәм ул вакытта республика яшьләр эшләре министры булган Ринат Садыйковка карата да чикләүләр кертте.