Содержимое
Ижаудагы мәхкәмәдә прокуратура "Баймак эше" нигезендә биш гаепләнүчегә 8әр ел колония сорады Бүген, 18 декабрьдә, Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге Индустриаль район мәхкәмәсендә прокуратура "Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр — Буранбай Абушахмин, Айрат Әхмәтов, Илнур Әюпов, Руслан Гыйззәтуллин һәм Мөнир Исәнгилдинны сигезәр ел иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләүне сорады. Биш фигурантны да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану"дагаеплиләр. Бүген үк гаепләнүчеләр соңгы сүз белән чыгыш ясады. Idel.Реалии мәгълүматларына караганда, аларның барысы да гаепләрен тулысынча таныган һәм үзләренә зур мөддәтләр билгеләмәүне сораган. Хөкем карары 23 декабрьдә игълан ителәчәк.