Содержимое
❗️Язучы Фәүзия Бәйрәмованы иҗат кичәсе алдыннан прокуратурага алып киткәннәр һәм соңрак мәхкәмә аңа 10 мең сум штраф салган Бүген, 18 декабрьдә Казанда язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы прокуратурага алып киткәннәр. Казанның Вахитов районы прокуратурасы аны милләтара ызгыш кузгатуда гаепләп, беркетмә төзегән, соңрак Вахитов районы мәхкәмәсе аңа 10 мең сум күләмендә штраф салган. Мәхкәмә сайтында әлеге эшнең карточкасы бар. Беркетмә Административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә төзелгән. Бәйрәмова Казанга үзенең иҗат кичәсен уздырырга килгән булган. Кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында көндезге сәгать өчтә башланырга тиеш иде. Язучы Фәүзия Бәйрәмованы ишек төбендә берничә кеше сагалап торган һәм бина эченә кертмәгән. Аннары алар Бәйрәмованы Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткән. Җыелган халыкка язучы ярты сәгатьтән кире киләчәк диелгән. Чара ансыз гына башланган, үзе ул кичке бишләрдән соң килеп кергән. Тамашачылар белән тулы зал аны алкышлап каршы алган. Бәйрәмова сәхнәдән аны Казанның Вахитов районы прокуратурасы сорау алырга дип алып киткәнен, аңа беркетмә төзелгәнен әйткән. "Кайчандыр чыккан интервьюда "Татарстан икьтисади суверенитет алды, ә милли суверенитет юк", "Татар мәктәпләре бетте" дигән сүзләр милләтара ызгыш чыгара дип беркетмә төзелде", дип аңлаткан ул. Әлеге интервьюның кайсы басмада чыкканын ул әйтмәгән. ▪️Күптән түгел Фәүзия Бәйрәмова белән бәйле яңа шау-шу чыкты. ▪️5 декабрьдә, язучыга 75 яшь тулган көнне Түбән Новгород өлкөсе мөселманнары диния идарәсе "Казанышлары өчен" ("За заслуги") медале тапшырды. ▪️Медаль Фәүзия Бәйрәмованың татар һәм мөселман халкының тарихи-мәдәни мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән зур өлеше, җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен ныгытудагы хезмәтләре, шулай ук төп тарихи вакыйгаларны тирәннән өйрәнеп, аларны объектив аңлатуы өчен дип бирелгән. ▪️Әлеге яңалыкны тиз арада Z-пабликлар күтәреп алды һәм Түбән Новгород диния нәзарәте караган Русия мөселманнары Диния нәзарәтенә "сеператист"ны бүләклү өчен тәнкыйть уты чәчте. Алар Бәйрәмованың элекке вакытлардагы эшләрен, аңа карата ачылган җинаять эшләрен искә төшерде һәм Диния нәзарәте "радикаллар һәм провокатторлар өчен мәйдан" бирүдә гаепләде. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.