TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29738

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры498Количество просмотров
Опубликован19 дек.19.12.2025, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 19 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Европа берлеге Украинага финанс ярдәме күрсәтү өчен туңдырылган Русия активларын кулланмаячак. Financial Times язуынча, Берлек саммитында катнашучылар Киевка 2026–2027 елларда 90 млрд евро бүлеп бирү турында килешкән, әмма бу акчалар берлекнең гомуми бюджетыннан алыначак. 🔸Украина Кораллы көчләренең һава һөҗүме нәтиҗәсендә Ростовның бер өлеше утсыз калган, дип белдерде губернатор Юрий Слюсарь. Моннан тыш, Astra басмасы мәгълүматларына караганда, Тольятти шәһәрендә «Тольяттиазот» заводына һөҗүм ясалган һәм анда янгын чыккан, ә Орёл шәһәрендә җирле җылылык-электр станциясенә (ТЭЦ) һөҗүм иткәннәр. Белгородта БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә 5 айлык сабый яраланган, дип белдерә губернатор. Азатлык бу хәбәрләрне бәйсез рәвештә тикшерә алмый. 🔸AP агентлыгы ачыклаганча, Кирилл Дмитриев Украинадагы сугышны туктату турында АКШ тәкъдим иткән планны тикшерү өчен Флоридага юл тотачак. Чыганак мәгълүматларына күрә, шимбә көнне Кремль вәкиле Дональд Трампның махсус вәкиле Стив Уиткофф һәм Трампның кияве Джаред Кушнер белән очрашачак. 🔸Дональд Трамп АКШның 2026 елга саклану бюджетын имзалады, аның күләме 900 млрд доллардан артып китә. Бу суммадан 400 млн доллар Украинага хәрби ярдәмгә юнәлтеләчәк. Шул ук күләмдәге акча 2027 елга да каралган.