Содержимое
Путинның турыдан-туры эфиры: нәрсә диде һәм башка фактлар нәрсә ди? 🔍 Күптән түгел Русия президенты Владимир Путинның чираттагы «Турыдан-туры элемтәсе» тәмамланды. Ул 4,5 сәгать барды, Президент Украинадагы сугыш, ил икътисады турындагы сорауларга җавап бирде. Дәүләт медиасы бу хакта күп язды. Без аның кайбер әйткәннәренә башкарак фактлар китерергә тырышабыз. 🔹Сугышны кем башлады? 🔻Путин: «Украина режимы сугышны үзе башлады, без түгел». 📌Башка факт: 2022 елның 24 февраль таңында нәкъ иртәнге сәгатьләрдә Путин үзе Украинага ракеталар белән һөҗүм итәргә боерык бирде һәм «махсус хәрби операция» башлануын игълан итте. 🔹Северскидагы «атулар» 🔻Путин: Украина хәрбиләре чигенгәндә тыныч халыкны, хәтта әбиләрне дроннардан атты. Халык Русия гаскәрен шатланып каршы алды. 📌Башка фактлар: Русия авиабомбалары Северскины җир белән тигезләде. Шәһәрдә калган берничә йөз кеше Русия снарядларыннан подвалларда качып ятты. Халыкның зур өлешен Украина махсус хезмәтләре эвакуацияләгән иде. 🔹Купянски һәм Зеленскийның килүе 🔻Путин: Владимир Зеленскийның Купянски стеласы янында төшкән видеосы — «фейк», ул «талантлы артист» кына. Шәһәр Русия контролендә. 📌Башка факт: Украина президенты Купянскига чынлап та килде. DeepState һәм башка күзәтү проектлары, хәтта Русия хәрби блогерлары да Украина армиясенең Купянскида контрһөҗүмгә күчүен һәм кварталларны кайтаруын раслый. 🔹Ихтыяри хәрбиләр һәм студентлар 🔻Путин: Русия ирләре чират торып сугышка языла, студентлар фронтка китү өчен академик ял ала. Саклану министрлыгында хәтта «конкурс» бара. 📌Башка фактлар: Төбәкләрдән контракт төзү өчен түләүләр рекордлы дәрәҗәгә җитте. Мигрантларны депортация белән куркытып, ә җинаять эше ачылган кешеләрне төрмә белән куркытып фронтка җибәрәләр. Түрәләргә «дустыңны алып кил» кебек акцияләр аша ихтыяриларны җыю буенча зур планнар (KPI) куелган. 🔹2014 елгы хәлләр 🔻Путин белән янәшә торган хәрби 2014 елда ук Донбасста сугышуын әйтте. 📌Чынлыкта: 2014 елда Русия үз хәрбиләренең Украинада булуын рәсми рәвештә катгый кире кага иде. Бүген исә бу фактлар ачыктан-ачык таныла.