Содержимое
БМО Баш җыены Кырымда һәм Украинаның оккупациядәге җирләрендә кеше хокуклары турында резолюция кабул итте Документны 79 дәүләт хуплаган, 16 ил каршы чыккан, 73 ил тавыш бирүдән тыелып калган. Каршы тавыш бирүчеләр арасында Русия, Беларусь, Төньяк Корея, Кытай, Иран, Буркина-Фасо, Эритрея, Судан, Мали, Зимбабве, Бурунди, Үзәк Африка Республикасы, Конго, Экваториаль Гвинея, Куба һәм Никарагуа бар. Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига сүзләренчә, Украина әлеге резолюцияне 2016 елдан бирле ел саен күтәреп килә. Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Кырымтатар ресурс үзәге (КРЦ) хокук яклаучылары ел башыннан бирле Русия аннексияләгән Кырымда кеше хокуклары бозылуның 700дән артык очрагын теркәгән. Алар арасында тоткарлаулар, кулга алулар, тентүләр, сорау алулар, гадел мәхкәмәгә хокукны бозу фактлары бар. 2022 елның сентябрендә һәм октябрь башында Русия өлешчә оккупацияләнгән Запорожье, Херсон, Донецки һәм Луһански өлкәләрен аннексияләргә омтылды. Украина һәм Көнбатыш илләре бу гамәлләрне канунсыз дип белдерде. 12 октябрьдә БМО Баш җыены Русиянең Украина территорияләрен аннексияләү омтылышын хөкем итүче резолюцияне кабул итте. 2014 елда, халыкара җәмәгатьчелекнең күпчелеге һәм Украина канунсыз дип таныган "референдум"нан соң, Русия Кырымны аннексияләде. Тулырак 👉монда укыгыз.