TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29765

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры485Количество просмотров
Опубликован22 дек.22.12.2025, 09:49
Содержимое поста

Содержимое

Прокуратура Энгел Фәттаховның, аның гаиләсенең милеген тартып алырга тели. Элеккеге министр мәхкәмәдә көрәшен дәвам иттерә Узган атнаны Казанның Совет районы мәхкәмәсендә Татарстанның элекке вице-премьеры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фаттаховка карата прокуратура дәгъвасы каралды. Мәхкәмәгә Энгел Фәттахов килмәде, ул видео аша гына тоташты. Ул үзе әлегәчә Минзәлә шәһәренең тикшерү изоляторында утыра. Республика прокуратурасы мәхкәмәдән Энгел Фәттаховтан ачыкланмаган акчага сатып алынган милекне дәүләт файдасына тартып алуны таләп итә. Ә милек 651 млн сумга бәяләнә. Монда Фәттахов һәм аның гаиләсе яшәгән йорт та, барлыгы 66 күчемсез милек объекты, якынча 30 транспорт та һәм тулысы белән "Чишмә" агрофирмасы керә. Энгел Фәттахов дәгъваны танымый. Изолятордан видео аша чыгыш ясап, ул прокуратура күрсәткән сумма махсус арттырылган, прокуратура дәгъвалары җәмәгатьчелек күзендә аны "эре коррупционер" итеп күрсәтүгә юнәлтелгән дип белдергән. "Гаепләү ягу сөйләгән фактларның яртысы — ялган. Сез республика халкы алдында чыгыш ясап, мине ришвәт алуда гаепләдегез. Үзем бик яхшы беләм: мин беркайчан да беркемнән дә ришвәт алмадым. Тикшерү комитеты минем турында әкият уйлап чыгарды, бу — заказлы эш. Боларның нәтиҗәсендә кешеләрнең язмышлары җимерелә", дигән Фәттахов. Мәхкәмә барышы турында тулырак 👉монда укыгыз.