TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29767

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры451Количество просмотров
Опубликован22 дек.22.12.2025, 12:08
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстанда "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа мәхкәмә эше башлана Аңа карата чыгарылган хөкем карары моңа кадәр гамәлдән чыгарылган иде. Бүген, 22 декабрьдә Башкортстанның Кырмаскалы районара мәхкәмәсендә "Кырмаскалы эше" фигуранты Марат Шәрәфетдиновка карата яңа процесс башланырга тиеш. 2024 елның 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активистны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә гаепле дип тапты һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Ләкин 2025 елның 24 апрелендә Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу хөкем карарын гамәлдән чыгарды. Мәхкәмә сайтындагы эш карточкасында "гаепләү хөкеме прокурорга кире кайтару белән гамәлдән чыгарылды" дип күрсәтелде. Моның нигезе итеп "җинаять-процессуаль канунны җитди бозу" аталды. "ОВД-Инфо" хокук яклау проектымәгълүматларына караганда, Марат Шәрәфетдинов хәзерге вакытта Уфадагы 1нче тикшерү изоляторында (СИЗО-1) тотыла. Яңа эә мәхкәмәгә быел декабрьдә кертелгән. Анда активистны милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләү гаепләве генә белдерелә. "Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру" гаепләве төшеп калган. Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде. Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды. Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде. "Кырмыскалы эше" турында күбрәк 👉монда укыгыз.