Содержимое
Хәерл иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Украина дроннары Будённовски шәһәренә һөҗүм иткән. Рәсмиләр "сәнәгать мәйданында янгын чыгуын" раслады. Astra һөҗүм «Ставропольен» ширкәтенә булган дип яза. 🔹Рособрнадзор "хокук бозулар" сәбәпле Мәскәү югары социаль-икътисади фәннәр мәктәбенең («Шанинка») лицензиясен алды. Ноябрь аенда «Шанинка»ның дүрт белем бирү програмы аккредитациясе алынган иде. 🔹Urals маркалы Русия нефтенең бер мичкәсе якынча 34 долларга кадәр арзанайган. Чагыштыру өчен, Brent маркасына фьючерслар мичкәсе 61 доллар бәясеннән сатыла. Bloomberg бәяләр төшүен АКШның Русия нефть ширкәтләренә каршы санкцияләре белән бәйли. 🔹Калифорниядә юл-транспорт казасында видеоуеннар эшләүче 55 яшьлек Винс Зампелла һәлак булган. Аның җитәкчелегендә Call of Duty һәм Battlefield франшизалары дөнья күрде. Шулай ук Зампелла Titanfall, Apex Legends, Medal of Honor һәм башка уеннарны ясауда катнашты. 🔹Русиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдинның хатыны Сания Абдрәүф кызы вафат булган. Алар бергә 57 ел яшәгән һәм биш бала тәрбияләп үстергән.