Содержимое
Азатлык элегрәк Ринат Фәхретдинов белән интервью ясаган иде. Шуны бүген дә укырга тәкъдим итәбез. Бер өзек: — Ринат, сезне шушы җиңүдән соң Татарстан өчен чыгыш ясарга чакыручы булмадымы? — Ачыктын-ачык әйтергә кирәк икән, Татарстан өчен читтә яшәүче татарлар беркемгә дә кирәк түгел. Без Татарстан өчен беркем дә түгел. Әмма без үзебез барыбер Татарстанга тартылабыз. Әйтик, мин үзем Мордовиядән булсам да, татарлар өчен, Татарстан өчен тырышырга кирәк дип гел уйлап йөрим. Минем фикеремчә, Татарстан — ул аерым бер территория кебек. Татарстан өчен кеше анда туса гына мөһим. Син галәмгә чыксаң да, UFC лигасына күтәрелсәң дә, Татарстанга бу кирәкми. Кызганыч. Әйе, Татарстанда аерым кешеләр синең өчен борчыла, ярдәм итәргә тырышырга мөмкин, әмма Татарстан хөкүмәтенә без кирәк түгел.