Содержимое
Украина сугышында катнашкан ике хәрбинең Башкортстан фермерын һәм аның хатынын үтерү эше нигезендә мәхкәмә башланды Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмә Украинага каршы сугышта катнашкан элекке ике хәрби — 50 яшьлек Василий Катков һәм 37 яшьлек Станислав Кичаевка карата җинаять эшен карауны башлады. Аларны Башкортстаннан фермер Олег Полетавкинны һәм аның хатыны Валентинаны үтерүдә, торакка канунсыз үтеп керүдә, урлау эшләрендә, корал һәм сугыш кирәк-яракларын канунсыз куллануда, талау һәм караклыкта гаеплиләр. Моннан тыш, Кичаевка дезертирлык турында да гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Медиазона» яза. Тикшерү версиясенә караганда, Катков һәм Кичаев узган елның декабрендә Башкортстанның Белорет районы Ишле авылында фермер Олег Полетавкин һәм аның хатыны Валентинаның хуҗалыгында эшләгән. 5 декабрьдә, бергәләп эчкән вакытта, гаепләү ягы фикеренчә, Катков белән Кичаев Полетавкиннарны үтерергә, аларны таларга һәм коралларын алып китәргә карар кылган. Моның өчен алар Валентинаны хуҗалык бинасына чакырып керткән. Хатын кергәч, Кичаев аны эләктереп алып идәнгә бәреп еккан һәм кулларын бәйләгән. Катков исә хатын-кызның башына аяклары белән өч тапкыр типкән. Шуннан соң Кичаев хуҗалыкта балта табып, Валентинаның яңагын һәм баш сөяген сындырган — хатын-кыз шунда ук үлгән. Аннары, тикшерү фикеренчә, ирләр фермерның йортына кереп, сейфны ватып, андагы коралны алган. Соңрак Катков белән Кичаев ангарда яшеренеп, Полетавкинны көткән. 6 декабрь төн уртасыннан соң, эштән кайткан фермерны алар ангарда сагалап торып һөҗүм иткән. Тикшерү мәгълүматларына караганда, Кичаев ау мылтыгыннан Полетавкинның корсагына һәм күкрәгенә ике тапкыр аткан — фермер вакыйга урынында ук һәлак булган. Шуннан соң хәрбиләр Полетавкинның машина ачкычын алган, йорттан кыйммәтле әйберләрне һәм Валентина Полетавкинаның Сбербанк картасын урлаган. Тикшерү версиясенә караганда, фермерларның мәетләрен капчыкларга салып, хуҗалыктан чыгарып, якындагы күлгә ташлаганнар.