Содержимое
Хәбиров сугышта катнашучыларны мәҗбүри эшкә алу турында канун имзалаган Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оешмаларга Русиянең Украинадагы сугышынннан кайткан хәрбиләрне алу квотасы турында канун имзалаган. Канунга ярашлы, оешмада яки ширкәттә 100дән артык кеше эшли икән, аларның 1% элекке хәрби булырга тиеш. Аларны эшкә турыдан туры да, мәшгульлек хезмәтләре аша да урнаштыра алалар. Документ 10 көннән гамәлгә керәчәк. Быел октябрьдә Башкортстанның хезмәт министры Ленара Иванова «демобилизация эшсезлек дәрәҗәсен арттырачак», республика хакимияте хәрби хезмәттән кайтучыларны каршы алырга “әзерләнә” дигән иде. Сентябрь уртасында Reuters агентлыгы Кремльгә якын өч чыганакка таянып, Русия президенты Владимир Путин хәрбиләрнең фронттан күпләп кайтуыннан курка, чөнки бу җәмгыятьтә һәм аның төзегән сәяси системында тотрыксызлык китереп чыгарырга мөмкин дип хәбәр иттте. Журналистлар исәпләвенчә, Русия күләмендә Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны белән Башкортстан беренче урында тора.