TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29792

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры434Количество просмотров
Опубликован25 дек.25.12.2025, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 25 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Бүген христианнар григорий календаре буенча Раштуа бәйрәм итә. Быел май аенда сайланган Рим папасы Лев Изге Петр храмында беренче Раштуа гыйбадәтен уздырды. 🔹Төн дәвамында Мәскәүгә җибәрелгән тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Краснодар краенда дрон һөҗүме нәтиҗәсендә Темрюк портында нефть продуктлары саклана торган ике резервуарда янгын чыккан. 🔹Польша апрель аеннан иске үрнәктәге чит ил паспортлары белән Русия ватандашларын илгә кертмәячәк. 🔹АКШның НАТО каршындагы даими вәкиле Мэттью Уитакер белдерүенчә, Украинадагы низаг якынча 90 көн эчендә көйләнергә мөмкин. 🔹Быел Русия президентының Федераль җыенга мөрәҗәгате булмаячак, дип хәбәр итте Дмитрий Песков. 🔹Дональ Трамп Латин Америкасында наркокартельләргә каршы җир өсте хәрби операцияләре башлануын игълан итте. 🔹Free Russia Foundation Европа шурасының Парламент ассамблеясе (ПАСЕ) каршындагы Русия демократик көчләре платформасына үз намзәтләрен тәкъдим итүен игълан итте: Владимир Кара-Мурза, Владимир Милов, Наталия Арно һәм Ольга Галкина.