Содержимое
Мәхкәмә дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләнгән18 яшьлек казанлыны 8 елга колониягә хөкем итте Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмәсе Казанда яшәүче 18 яшьлек Дмитрий Новиковны дәүләткә хыянәт итү һәм террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру маддәләре нигезендә гаепле дип тапты һәм аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "Медиазона" яза. Басма мәгълүматларына караганда, егетне Русиядә террорчы дип танылган "Русия Азатлыгы" легионы кушуы белән дары ширкәтенә керү урынын фотога төшерүдә гаепләгәннәр. Сүз, фаразларга караганда, Казан дәүләт дары заводы турында бара. "Медиазона" язуынча, утырышлар ябык тәртиптә узган, шуңа күрә прокуратураның егетнең гаебен ничек дәлилләве билгеле түгел. Дәүләт гаепләүчесе Новиков өчен тугыз ел колония сораган. Новиковка быел апрель аенда 18 яшь тулган. Ул 10 апрельдән тикшерү изоляторында тотылган, сак астында уздырган вакыт җәза мөддәтенә "көнгә-көн" исәбе белән кертелгән. Новиковның гаебен тану-танымавы ачыкланмый. 2025 елның беренче яртыелында гына да дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә 105 кеше хөкем ителгән — бу саннарны элегрәк "Север.Реалии" Югары мәхкәмә статистикасына таянып чыгарды. "Первый отдел" хокук яклау проекты мәгълүматларына караганда, хөкем ителгәннәр саны тагын да күбрәк — 177 кеше. Тулырак 👉монда укыгыз.