Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Волгоград шәһәренә төнлә пилотсыз очкычлар һөҗүм ясады. Һөҗүмнең ихтимал һәдәфе - «Лукойл» ширкәтенә караган нефть эшкәртү ширкәте. Ноябрь башында әлеге завод дрон һөҗүменнән соң эшен вакытлыча туктаткан иде. Өлкә башлыгы Андрей Бочаров белдерүенчә, әлегә зыян күрүче кешеләр дә, объектларга да юк диде. 🔹Русия Тышкы эшләр министрлыгы Русия ватандашларын Германиягә бармый торырга чакырды. Бу хакта министрлык вәкиле Мария Захарова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Германиядә дәүләт түрәләренең Русия ватандашларын нигезсез эзәрлекләүләре дәвам итә. 🔹Америка хәрбиләре Нигериядә һава һөҗүме ясады. Аларның һәдәфе «Ислам дәүләте» сугышчан төркеменә караган объектлар булган. «Мин моңа кадәр бу террорчыларны кисәткән идем: әгәр алар христианнарны кыруны туктатмаса, моның өчен бик кыйммәт түләргә туры киләчәк, һәм бүген кич бу кисәтү тормышка ашты», — дип язды АКШ президенты Truth Social социаль челтәрендә. 🔹Көньяк Кореяда прокуратура республиканың элекке президенты Юн Сок Ёльгә, гадел хөкем эшчәнлегенә комачаулауда гаепләп, ун елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады, дип хәбәр итә Yonhap агентлыгы. Хөкем карары гыйнвар аенда чыгарылачак. Башка гаепләүләр нигезендә аңа гомерлек төрмә җәзасы да яный ала.