TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29807

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры492Количество просмотров
Опубликован26 дек.26.12.2025, 08:54
Содержимое поста

Содержимое

Уфада укучы студентны ике террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп, тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Кайсы оешмалар турында сүз баруы әйтелми. Башкортстандагы мәхкәмә Уфа көллиятендә белем алучы студентны (исеме аталмый) «террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу» маддәсе нигезендә тикшерү изоляторына озаткан. Бу хактаТикшерү комитетының республика идарәсе хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматынчә, егет быел гыйнвардан октябрьгә кадәр террорчы дип танылган ике оешма эшчәнлегендә катнашкан. Нинди оешмалар булуы матбугат белдерүендә күрсәтелми. Тикшерү комитеты фикеренчә, студент популяр мессенджерда үзе ачкан махсус каналларда әлеге оешмаларның идеологиясен һәм эшчәнлеген ачыктан-ачык аклаучы һәм пропагандалаучы мәгълүмати материаллар урнаштырган. Башкортстан эчке эшләр министрлыгында исә гаепләнүченең «тематик каналларда <…> терроризм һәм экстремизм өчен федераль эзләүдә булган, чит илдә яшәүче бер затның эшчәнлеген актив рәвештә хуплавын» өстәделәр. Әмма сүз кем турында баруы монда да ачыкланмый. Тикшерү комитетында белдерүләренчә, сорау алу вакытында егет «кылган җинаятендә гаебен таныган».