Содержимое
Уфада Жириновский урамы булдыруга халык каршы чыккан Уфа мэриясе башлап җибәргән сораштыруда катнашучыларның яртысыннан күбрәге Башкортстан башкаласындагы урамнарның берсенә 2022 елның апрелендә вафат булган сәясәтче Владимир Жириновский исемен бирүгә каршы тавыш биргән. Тавыш бирүдә 1 500дән артык кеше катнашкан. Урамны Жириновский исемендә атауны 749 кеше хуплаган, ә 786 кеше каршы чыккан. Сораштыру нәтиҗәләре шәһәр атамалары буенча комиссиягә тапшырылачак, дип яза республика матбугаты. Тавыш бирү мэриянең рәсми сайтында 25 декабрьгә кадәр узган, анда катнашу өчен теләүчеләргә башта «Дәүләт хезмәтләре» аша теркәлү таләп ителгән. Республикада Жириновский исемен мәңгеләштерүгә каршы башкорт милли оешмалары да чыгыш ясады. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.