Содержимое
Кырымтатар халкы Мәҗлесе Украинага бәйле тынычлык планын тәнкыйтьләде Кырымтатар халкы Мәҗлесе Русиянең Украинага каршы сугышын тәмамлау буенча тәкъдим ителгән "тынычлык планы" уңаеннан белдерү чыгарды. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров имзалаган әлеге документ 2025 елның 28 декабрендә дөнья күрде. Тынычлык урнаштырырга тырышуны оешма хуплый, ләкин документта Кырым һәм Акъярның телгә алынмавы Мәҗлестә борчылу уята. "Документта Кырым автономияле республикасы һәм Акъяр бөтенләй телгә алынмый, ә бит алар — Украинаның аерылгысыз өлеше һәм бүген Русия тарафыннан вакытлыча оккупациядә тора. Документ өлгесендә Украинаның суверенитеты аның халыкара танылган чикләр кысаларында бөтен җирләренә таралуы ачык күрсәтелергә тиеш, дип саныйбыз", диелә белдерүдә. 28 декабрьдә Доналд Трамп белән Владимир Зеленский Флоридада очрашты. Трамп сүзләренчә, Русия, Украина һәм АКШ арасындагы сөйләшүләр инде тәмамлану чигендә, тарафлар тынычлык килешүенә бик якын. Тулырак 👉монда укыгыз.