Содержимое
“Интертат” дәүләт басмасына “Татмедиа”да эшләгән Рөстәм Гәрәев мөдир итеп билгеләнгән Яңа җитәкчене коллективка “Татмедиа” ширкәтенең баш мөдире Шамил Садыйков тәкъдим иткән һәм редакция алдына мультимедиалы проектлар эшләү максаты куйган. “Татар милләтенең киләчәге интернетта, һәм без анда бик актив эшләргә тиеш, дигән ул. Рөстәм Гәрәев тумышы белән Алабугадан, аңа 36 яшь. КФУда икътисадчы белеме алган. “Татмедиа”да 2019 елдан махсус проектлар продюсеры булып эшләде. Быел февральдә “Интертат”ның моңа кадәрге баш мөдире Рәмис Латыйпов урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур-шау тудырган интервьюдан соң вазифасыннан китте. Ул Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов белән әңгәмә чыгарган иде. Карагруһ активистлар Мөхетдиновны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөрүдә гаепләде.