Содержимое
Төрмәдә утыручы Азат Мифтахов өч елга беренче тапкыр сеңлесе белән күрешкән 24 декабрьдә төрмәдә утыручы галим Азат Мифтахов әнисе Гөлнур Хөсәинова һәм сеңлесе белән очрашкан. Сәяси тоткын бертуган сеңлесен өч ел күрмәгән. Үги әтисен очрашу бүлмәсенә кертмәгәннәр. Бу хакта Мифтаховка теләктәшлек күрсәткән Free Azat телеграм каналына Гөлнур Хөсәинова сөйләгән. "Очрашуга кызым белән эләгә алдык, ә иремне кертмәделәр, чөнки өч өлкән кешене кертү тыела диделәр. Азат сеңлесен күрүгә бик сөенде, алар бер-берсен өч елга якын күрмәде, шушы беренче очрашу булды. Очрашу дүрт сәгать дәвам итте, әмма ул вакыт бик тиз узды. Азат битараф булмаган, ярдәм иткән һәм һәрьяклап теләктәшлек күрсәткән кешеләргә зур рәхмәтен җиткерде. Азат ике тапкыр теш табибына эләгә алган, тешен дәвалый алганганга бик шат — бу аның өчен чынлап та зур вакыйга булды. Кем ярдәм итте, барыгызга да зур рәхмәт!" дигән Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәинова Хәзер камерада өч кеше утыралар, Азат сүзләренчә, яңа кушылганнар — яхшы кешеләр. Моңа кадәр Азат Мифтахов утырган камерадагы кешеләргә зарланган иде. Шул сәбәпле ул елдан артык бер кеше утыра торган камерада тотылды. Канун нигезендә Азат Мифтаховка елына ике озын очрашу рөхсәт ителә, әмма икенче очрашу булмаячак дип борчыла аның якыннары. Моның сәбәбе — төрмәдәге очрашулар бүлмәсендә ремонт баруы, шул сәбәпле очрашуларга чират тезелгән. Азатка чират җитмәскә мөмкин, дип яза Free Azat телеграм каналы. 🔹2024 елның март аенда Екатеринбур мәхкәмәсе Азат Мифтаховны терроризмны аклау маддәсе нигезендә гаепле дип тапты һәм 4 ел колониягә хөкем итте. Хәбәрне тулырак 👉монда укыгыз.