Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 декабрь, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸АКШ Венесуэладагы дрон һөҗүм ясаган, дип хәбәр итә CNN. АКШ президенты Дональд Трамп белдерүенчә, һөҗүмнең максаты — имеш, наркотикларны саклау һәм йөкләү өчен кулланылган «эре объект» булган. CNN чыганаклары мәгълүматына караганда, шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. 🔸ХӘМӘС вәкилләре төркем җитәкчесе Мөхәммәд Синварның һәлак булуын раслады. Израиль аның үлеме турында май башында ук хәбәр иткән иде. Ул Газзә сызыгына ясалган һава һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган. Ул чакта Согуд Гарәбстаны матбугаты Синварның мәетен Хан-Юнис шәһәрендәге хастаханә астындагы тоннельдә тапканнар, дип язган иде. 🔸Латвия Русия чигендә 280 км озынлыктагы койма төзелешен тәмамлаган. Эчке эшләр министры Рихардс Козловскис хәбәр итүенчә, моңа өстәп, чик буе югары технологияле җиһазлар белән дә тәэмин ителәчәк. 🔸Азәрбайҗан Баш прокуратурасы Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу (кайсы якта булуына карамастан) ялланып сугышу буларак бәяләнә һәм җинаять санала дип кисәтте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге маддә нигезендә Азәрбайҗанның берничә кешесенә җинаять эшләре ачылган.