Содержимое
1 гыйнвар шартлаулары 🔸Бүген иртән Әлмәттәге нефть саклагычы паркына дрон һөҗүме булган, янгын чыккан дип хәбәр итте Татарстан рәсмиләре. Украина мониторинг каналлары янгын урыныннан видеолар чыгарды. 🔸Херсон өлкәсенең Русия контролендә булган өлеше башлыгы Владимир Сальдо Украина кораллы көчләре Кара диңгез буендагы Хорлы авылында кафе һәм кунакханәгә һөҗүм итте дип белдерде. Сальдо сүзләренчә, нәтиҗәдә 24 кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Украина ягы бу хәбәргә карата берни белдермәде. 🔸Швейцариянең Кран-Монтана тау курортындагы Le Constellation барында шартлау һәм янгын чыгу нәтиҗәсендә кимендә 40 кеше һәлак булган, 100ләп кеше яраланган. Курорт Валь кантонында, Маттерхорн тавыннан якынча 40 км ераклыкта урнашкан.