TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29864

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры472Количество просмотров
Опубликован2 янв.02.01.2026, 05:40
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 2 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстанда 1:14 сәгатьтән "дроннар һөҗүме тәртибе" гамәлдә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Һава аланнарының ябылуы турында әйтелми. 🔸1 гыйнвардан Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә юл йөрү бәясе 46 сумга кадәр артты. Ә айлык билет алган очракта бер тапкыр юл бәясe 36 сум булды. Казанның юлчылар ташучы ширкәтләре юл бәясен 49 сумга күтәрүне, шулай ук ташламалы пассажирлар өчен бюджеттан бирелүче компенсацияне 33 сумнан 49 сумга кадәр арттыруны сораган иде. 🔸Сәяси репрессия корбаннары берләшмәсе Екатеринбурда Сталинга һәйкәл куюга каршы чыкты. Җәмәгать эшлеклеләре шәһәр мэры Алексей Орловка хат язган. Мөрәҗәгать тексты Екатеринбурдагы «Мемориал» оешмасы җитәкчесе Алексей Мосин тарафыннан бастырылган. Мөрәҗәгать авторлары билгеләп үткәнчә, Сталинның террор сәясәте миллионнарча корбаннар китергән, илнең үсеш потенциалын какшаткан һәм буыннар арасындагы бәйләнешне өзгән. Сталинга һәйкәл куюны «Сакартвело» грузин җәмгыяте, «Диаспораларның интернациональ берлеге» иҗтиманый оешмасы һәм Сталин үзәге тәкъдим иткән иде. 🔸1 гыйнварда Нью-Йорк мэры вазифасына керешкән Зоһран Мамдани антны Коръәнгә кул куеп китергән. Мамдани өч Коръән кулланган: бабасына караган Коръән, Афроамерикан мәдәниятен өйрәнү үзәге коллекциясендәге XVIII гасыр ахыры яки XIX гасыр башына караган кесә Коръәне, шулай ук аның әби-бабасыннан калган гаилә китабын. Элегрәк мэрларның күпчелеге антны Инҗил китабына кул куеп китерә иде. 🔸Башкортстанда яшәүче Олег Кузнецов күршесе, Украинага каршы сушышта катнашкан Әминов дигән кешенең ишеге янына свастика, Украина туграсы, «урод» һәм «рашист» сүзләрен язып калдырганы өчен биш тәүлеккә кулга алынган һәм 30 мең сум штрафка тартылган. Карарны 29 декабрьдә Туймазы районара мәхкәмәсе чыгарган. @azatliqradiosi