Содержимое
Башкортстан Украинага каршы сугыш өчен контракт төзүчеләргә түләүне тагын ике тапкырга арттырган. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышка контракт имзалаган өчен республика казнасыннан бер тапкыр түләнә торган сумманы 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр арттыру турында фәрман имзалаган. Яңа түләүләр 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән. Әле декабрьдә генә Башкортстан түләне 1 миллионнан 500 мең сумга киметкән иде. Июнь башында Хәбиров бер тапкырлык түләүне 1,6 миллионнан 1 миллионга кадәр киметкән иде. Ул чакта Башкортстан икътисадчылары моны төбәктәге икътисади хәлнең начараюы белән бәйләде. Русия саклану министрлыгы белән контракт имзалаган өчен түләүләр Башкортстанда 2023 елның көзендә кертелде. Башта ул нибары 100 мең сум иде, аннары 205 меңгә, соңрак 505 мең сумга кадәр артты. Быел гыйнварда аны 1,6 миллион сумга кадәр күтәрделәр. ▪️Башкортстан һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе төбәкләре арасында да, бөтен Русия буенча да беренче урында кала. Азатлык исәпләвенчә, Украинага каршы Русия сугышы башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 8 546 кеше һәлак булган. @azatliqradiosi