Содержимое
Яңа ел бәйрәме алдыннан Актаныш районының элекке башлыгы Энгел Фәттахов Минзәлә тикшерү изоляторыннан Актаныш районында яшәүчеләргә ачык язган. Хат аның рәсми Телеграм каналында урнаштырылган. Каналда 800дән күбрәк кеше язылган. Ачык хатта Энгел Фәттахов райондашларына татар телендә мөрәҗәгать иткән. Ул 20 ел дәвамында Актанышны җитәкләгәндә райондашалыры аңа терәк булуын яза һәм шул ук вакытта гафу да үтенә. "20 ел бергә эшләгән чорда төрле чак булгандыр. Мин Сездән гафу үтенәм! Әмма мин бервакытта да гади халыктан аерылмадым, аларның мөрәҗәгатьләренә битараф булмадым. Хәтта, хакимияттә кабул итү үткәргәндә дә проблемаларын хәл итә алмасам, әби – бабайларга чәй булса да биреп, ә башы авыртып кергән кешеләрнең башын булса да төзәтеп чыгара торган идем. Министр вазифаларыннан азат иткәннән соң да миңа бик югары эш урыннары тәкъдим ителде, әмма мин Актанышка кайтырга теләдем. Эшләгән чорда минем тарафтан һәрвакыт хөрмәткә ия булган, безнең йорт табынының түреннән төшмәгән мөхтәрәм кешенең "Э.Н. районны таратып китте, аны кире районга кайтарырга ярамый", - дип, өйдән – өйгә кереп имза җыеп йөрүе дә, хәтта ярдәм сорап Миңтимер Шәрип улына мөрәҗәгать итүе дә, минем башка сыймый! Ул аны кемнеңдер кушуы белән эшләде, әлбәттә! Актаныш зиратында тәре кисү очрагын сәбәп итеп, мине эштән азат иттеләр. Бу вакыйганың кемнәрдер тарафыннан оештырылган булуын Сез үзегез миңа җиткердегез, хөрмәтле райондашлар. Моңа кадәр республикада чиркәү яндыру очраклары да булды, әмма минем кебек ул районнарда беркем дә авырлыклар кичермәде", дигән ул хатында. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi