Содержимое
✈️ Казанның халыкара һава аланында берничә рейс тоткарлана. Аерым алганда җиде рейс соңга калып очачак, шул ук сандагы рейслар соңга калып киләчәк. Бизнес Онлайн язуынча, нигездә бу Nordwind Airlines һава ширкәтенә караган очкычлар. Алар Петербур, Мәскәү, Калининград, Сочига тоткарлана. Шулай ук «Аэрофлот» һәм «Победа» һава ширкәтләренең дә Мәскәүгә очкычлары соңрак китәчәк. Казанга Томски, Кемерово, Мәскәү, Калининград, Сочи, Шарм-әш Шәйх очкычлар соңарып киләчәк. Һава аланнарында тоткарлыклар берничә көн дәвамында күзәтелә. Кичә Татарстанда 18 сәгать дәвамында дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлдә булды. Шул ук вакытта Казан һәм Түбән Кама һава аланнарының эше чикләнде. Кичкә анда якынча 20 рейс тоткарланды. Кичә Татарстан күгендә ике дрон бәреп төшерелде. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. ▪️Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде. @azatliqradiosi