Содержимое
Венесуэла башкаласында берничә шартлау яңгыраган. АКШ президенты Доналд Трамп илгә һөҗүм итәргә боерык биргән, дип яза медиа. Иртән Каракаста берничә шартлау булган, дип хәбәр итә шаһитларга сылтама белән Reuters. Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк өлешендә электр энергиясе юк. Шаһитләр күктә АКШ боралакларын күрүләрен әйткән. CBS News АКШ түрәсенә сылтанып язуынча, Венесуэлага һөҗүм итү турындагы боерыкны Доналд Трамп биргән. "Президент Трамп Венесуэла җирендәге, шул исәптән хәрби корылмаларга һөҗүм итәргә боерык бирде, чөнки хакимият шимбә иртәсендә президент Николас Мадуро режимына каршы кампаниясен көчәйтте, дип хәбәр итте американ рәсми затлары", — дип яза CBS хәбәрчесе Дженнифер Джейкобс. Венесуэлада хәрби хәл кертелгән. Бу хакта илнең җитәкчесе Николас Мадуро белдерде. @azatliqradiosi