TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29886

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры478Количество просмотров
Опубликован5 янв.05.01.2026, 06:10
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 5 гыйнвар, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Киевның Оболонский районындагы хосусый медицина оешмасына һөҗүм нәтиҗәсендә 30 яшьлек бер кеше һәлак булган. Район хакимияте башлыгы Кирилл Фесин белдерүенчә, дүрт катлы бинага зыян килгән. Барлыгы 25 кеше эвакуацияләнгән, 42, 77 һәм 97 яшьлек өч хатын-кыз яраланган. 🔸Шулай ук Русия армиясенең Киев өлкәсе Фастовски районында һөҗүмдә 1951 елгы бер ир кеше һәлак булган. Өлкәнең хәрби идарәсе белдерүенчә, барлыгы җиде шәхси һәм бер күп катлы йортка, гаражларга, ике машинага һәм сәнәгать келәтләренә зыян килгән. 🔸Казан һава аланында бүген дә очкычлар тоткарлана. Барлыгы 11 очкыч вакытында китә алмаган, шул кадәр үк очкыч соңга калып килә. 🔸Берлинда сул карашлы активистлар электр станциясенә ут төртү сәбәпле, киңкүләм электр энергиясе өзелгән. Нәтиҗәдә 45 мең хуҗалык һәм 2 мең 200гә якын ширкәт утсыз калган. Шулай ук кайбер өйләрдә җылы да юк. 🔸Иранның югары рухани җитәкчесе аятулла Али Хаменеи декабрь ахырында башланган илкүләм протестларга беренче тапкыр фикер белдерде. Ул «тәртипсезлекләрдә катнашучыларга» карата кырыс чаралар күрелергә тиеш дип әйтте. Иранда протестлар 28 декабрьдә — иран риалының кискен очсызлануы һәм инфляциянең тиз үсеше сәбәпле башланды. @azatliqradiosi