TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29887

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры471Количество просмотров
Опубликован5 янв.05.01.2026, 08:08
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: Башкортстан-2025: хөкем карарлары, сугыштан кайтарылган табутлар 2025 ел Башкортстан өчен сәяси хөкем карарлары һәм репрессияләрне арттыру, кешеләрне авызлыклау елы булды. Урам протестлары тарихта калды, әмма алар өчен җәза алу ел дәвамында тукталмады. Кешеләргә җинаять эшләре дәвам итте, иректән мәхрүм итү карарлары чыгарылды, бәйсез матбугатка басым туктамады. 2025 елның төп вакыйгасы — "Баймак эше" нигезендә кешеләрне төрмәләргә утырту. Ачылган җинаять эшләре мәхкәмәләрдә каралды. Башкортстан кешеләрен Ижау, Самар, Оренбур һәм башка шәһәрләрдә хөкем иттеләр. Шул ук вакытта бәйсез журналистларга басым да көчәйде. Уфадагы журналист Ольга Комлева "экстремизм" һәм Русия гаскәрләре турында "ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә гаепле дип табылды, 12 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Хокук яклаучылар республикада репрессив практика кырыслануын теркәде. Бу уңайдан без "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов белән сөйләштек. Ул узган ел Башкортстандагы сәяси хәлләргә үзенең бәясен бирде. "Башкортстанның, Русиянең икътисады начарлана баруын күзәттем. 2025 елда бу ачык күренә башлады. Хәлләрнең артка тәгәрәвенең бер дәлиле — Башкортстан хакимияте "Башнефть"нең дәүләткә караган өлешен сатачакбыз дигән сүзе. Бу республикада хәлләрнең мөшкел булуның төп күрсәткече. Республика бюджеты да зур дефицит белән кабул ителде. 2026 ел бик авыр булачак", ди Габбасов. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi