TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29896

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры487Количество просмотров
Опубликован6 янв.06.01.2026, 06:06
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 6 гыйнвар, сишәмбе. Әлегә булган кыскача яңалыклар. Алар нигездә төнлә булган дроннар һөҗүме турында. 🔹Сишәмбегә каршы төндә Башкортстанда алты, Татарстанда бер дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. 🔹Төнлә Татарстан һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы тәртибе гамәлгә кертелде. Казан һәм Түбән Кама, шулай ук Уфа һава аланнары вакытлыча эшләми. Аэропортлар очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Уфада юлчыларга һава аланына юл алганчы, рейслар статусын тикшерү киңәш ителгән. 🔹Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә шартлаулар тавышы ишетелгән дип яза ASTRA телеграм каналы. Шәһәрдә нефтехимия ширкәте урнашкан һәм анда һөҗүмнәр элек дә булды. 🔹Тверь өлкәсендә дрон торак йортка бәрелү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган. Әлеге йорт Тверь вагон төзелеше ширкәтеннән бер чакрым гына ераклыкта урнашкан һәм һөҗүмнең максаты шул ширкәт була ала дип яза ASTRA. Бу Русиядә тимер юл өчен вагоннар җитештерүче иң алдынгы ширкәт санала. 🔹Липецки өлкәсендәге Усман бүлгесендә дә сәнәгать корылмасына дрон төшкәннән соң янгын башланган. Өлкә губернаторы сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. Җирле халык чатларда язуынча, сүз нефтебазага һөҗүм турында бара ала. 🔹Пензада да төнлә шартлау тавышлары ишетелгән дип яза ASTRA телеграм каналы. Дрон "2нче йөк автотранспорты ширкәтенә" (ГАТП-2) эләккән булуы ихтимал. Әлеге ширкәт башка төрле оешмаларга арендага биналар бирү белән шөгыльләнә. Дронның нәкъ кайсы бинага эләгүе билгеле түгел.