TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29898

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры450Количество просмотров
Опубликован6 янв.06.01.2026, 08:20
Содержимое поста

Содержимое

Азатлык Радиосы төрекмән редакциясе журналистлары югалган блогер Дидар Амансәхатовның каберен тапкан. 34 яшьлек Амонсәхатов социаль челтәрләрдә Хитровский тәхәллүсе белән язган. Ул TikTokта Төркмәнстан хакимиятен, илдәге икътисади хәлне һәм азык-төлек бәяләренең югары булуын тәнкыйтьләгән. Амонсәхатов 2025 елның ноябрь ахырында кинәт югалган. 18 декабрьдә Азатлык Радиосының төрекмән хезмәте журналистлары үз чыганакларыннан Амонсәхатовның Төрекмәнстан куәт оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы һәм аларның газаплаулары аркасында һәлак булуы турында белгән. Әмма хакимият блогерның кайда булуын да, аны тоткарлау сәбәпләрен дә рәсми рәвештә шәрехләмәде. Исемен атамауны сораган төрекмәнстанлы Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Хитровскийның битендә блогерның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашуыннан соң, аны да сорау алуга алып киткәннәр. Төрекмәнстан дәүләт иминлеге хезмәте эшчесе ир-атка янап, блогерның язмышы Төрекмәнстан хакимиятен тәнкыйтьләүчеләрнең һәркайсы өчен сабак булырга тиеш дип белдергән.