TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29905

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры450Количество просмотров
Опубликован7 янв.07.01.2026, 12:08
Содержимое поста

Содержимое

Иранда протестчылар илнең көнбатышында, Гыйрак чигенә якын урнашкан Абданан һәм Малекшаһи шәһәрләрен үз контроленә алган. Бу хакта Иранның каршылык милли шурасына сылтама белән Fox News хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә Абдананда төшерелгән видеолардан күренгәнчә, демонстрантлар Иранның югары рухание — аятулла Али Хаменеига каршы шигарләр кычкыра: "Хаменеига үлем!" һәм "Бу ел — кан елы, Али Хаменеи бәреп төшереләчәк", ди алар. Видеоларның берсендә бинаның түбәсендә торган иран полиция хезмәткәрләренең протестта катнашучыларга кул болгап, аларны алкышлавы күренә. "Бүген Иранның көнбатышындагы ике шәһәрдә мөһим вакыйга булды, алар, асылда, протестчылар кулына күчте һәм кешеләр урамнарда бәйрәм итә", дип белдерә Fox News-ка Иранның каршылык милли шурасының тышкы эшләр комиссиясе әгъзасы Али Сафави. Шәһәрләрнең протестчылар кулына күчүе рәсми расланмаган. ▪️Иранда хөкүмәткә каршы протест чаралары узган ел ахырыннан бирле дәвам итә. Аларның сәбәбе — санкцияләр һәм Израиль белән сугыш нәтиҗәсендә иран реалының нык арзанаюы һәм инфляциянең якынча 50 процентка җитүе тора. Тулырак👉 монда укыгыз. @azatliqradiosi