TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29906

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры451Количество просмотров
Опубликован7 янв.07.01.2026, 14:49
Содержимое поста

Содержимое

АКШ хәрбиләре Bella-1 танкерын тоткарлау турында белдерде АКШның Европа кораллы көчләре идарәсе твиттерда язуынча, Bella-1 АКШ санкцияләрен бозган өчен тоткарланган. Кораб АКШ федераль мәхкәмәсе биргән ордер нигезендә кулга алынган. АКШ хәрбиләре куу барышында танкер үз исемен Marinera дип үзгәрткән һәм Русиянеке итеп теркәгән, әмма АКШ хакимиятләре капитанга туктарга дигән беренче боерыкны яңадан теркәлүгә кадәр үк бирелгәнен ассызыклый. Шуңа алар әлеге чараны Русия корабына һөҗүм дип санарга ярамый, дип белдерә. ▪️Элек Bella1 дип аталган һәм Панама байрагы астында йөргән кораб, Иран нефтен ташыган өчен, АКШның санкцияләр исемлегендә булган. Декабрь ахырында ул Венесуэла портына керә алмаган. Шуннан соң экипаж АКШ яр буе сакчыларын бортка кертергә рөхсәт итмәгән, һәм Америка хәрбиләре танкерны эзәрлекли башлаган. Күп тә үтми экипаж корабка Русия байрагы сурәтен төшергән, ә танкер исеме Marinera дип яңадан теркәлгән һәм Русия диңгез кораблары исемлегенә кертелгән. @azatliqradiosi