TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29915

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры434Количество просмотров
Опубликован9 янв.09.01.2026, 07:04
Содержимое поста

Содержимое

Хәзер кыскача кайбер башка хәбәрләр: 🔸Русия саклану министрлыгы Украинаның Львов шәһәренә "Орешник" белән һөҗүм итүен раслады. ТАСС хәбәр итүенчә, ул Киевның Валдайда Русия президенты Владимир Путин резиденциясенә һөҗүменә җавап булган. Шул ук вакытта резиденциягә һөҗүм булуы турында дәлилләр юк. 🔸Украина ракетасының Белгород өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә 500 меңләп кеше утсыз, сусыз, җылысыз калган. «Пепел» телеграм-каналы хәбәр итүенчә, һөҗүм «Сторожевая» электр станциясенә һәм "Луч" җылылык электр станциясенә ясалган. 🔸Орел шәһәрендә дә берничә шартлау булган, шәһәрдә һәм өлкәдә шулай ук электр белән тәэмин итүдә проблемнар чыккан. Украина Телеграм-каналлары җылылык электр станциясенә һөҗүм турында хәбәр итте. Губернатор Андрей Клычков электр булмауны һава торышының начараюы белән аңлатты, әмма соңрак коммуналь инфраструктурага һөҗүм нәтиҗәсендә зыян килүен раслады. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп Fox News телеканалына биргән әңгәмәсендә Русиягә каршы санкцияләрне кырыслату турындагы канун өлгесен хуплавын раслады, әмма аны «кулланырга туры килмәс» дип өметләнүен әйтте. Шулай ук Трамп Украинадагы сугышны тыныч юл белән җайга салу өчен төгәл вакыт чиге куймавын белдерде. 🔸Иранда 12 көн дәвам иткән протестлар нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә HRANA хокук яклаучылар челтәре. АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) мәгълүматларынча, 8 гыйнварда илнең 31 вилаятенең 27сендә кимендә 156 протест акциясе узган, шул исәптән Тәһранда гына да кимендә 38 чара теркәлгән. @azatliqradiosi