TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29916

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры426Количество просмотров
Опубликован9 янв.09.01.2026, 09:02
Содержимое поста

Содержимое

Кырым мөселманы тома сукыр, "Хизб ут-Тәхрир" эше буенча гаепләнгән Александр Сизиковны Екатеринбур аша этап белән элек утырган Минусински төрмәсенә алып киткәннәр. Мөселманның әнисе Елена "Суспільне Крим"га хәбәр итүенчә, аны февраль урталарына китерергә тиешләр. "Узган шимбә көнне аны Екатеринбурга алып киттеләр. Яңадан элек утырган Минусинскидагы төрмәгә алып баралар. Якынча февраль уртасында анда китереп җиткерергә тиешләр. Һәрхәлдә адвокаты шулай ди. Без аны Минусинскига кире кайтарачакларын чамалый идек. Чөнки алар кешеләрне элек алып чыгып киткән шул ук төрмәләргә кире җибәрәләр", — дип аңлатты ана. Ул улының сәламәтлеге өчен һәм аның белән элемтә булмау сәбәпле борчылуын сөйләде. "Акмәчеттә мин аны күрә алдым. Бу этапның улым өчен бик авыр булуын беләм, аны этапта беркем дә озатып йөрми. Аңа бары тик башка тоткыннар гына ярдәм итә. Саша транзит белән Краснодарда һәм Волгоградта булды. Аннан бер-ике тапкыр кыска гына шалтыратты. Ә хәзер мин аның белән бөтенләй элемтәсез калдым. Һичьюгы берәр хәбәр — хат яисә кечкенә язу булса да көтәм. Аның сәламәтлеге нинди хәлдә, нинди шартларда булуын белмим. Хәзер мин аңа ни акча, ни кием-салым, ни дарулар да җибәрә алмыйм", дип аңлата сәяси тоткынның әнисе. Аның сүзләренчә, Сизиковның адвокаты аны яңадан төрмәгә кайтару карарын шикаять иткән, әмма Русия ягы аны кайчан караячагы әлегә билгеле түгел. "Ул барып җиткәч, төрмә җитәкчесе бу хакта хәбәр итәргә тиеш, ләкин рәсми хат ике айлап килергә мөмкин. Узган юлы аны Краснодарга алып киткәч, бер атнадан Сашаны кайсы төрмәгә алып барулары турында төрмә башлыгыннан хат килгән иде. Ә хәзер аның кайда булуын да, хәле ничек икәнен дә әйтә алмыйлар. Минусински мәхкәмәсе Александрны азат итү карарын гамәлдән чыгарды һәм аны яңадан төрмәгә кайтарырга карар кылды. Әмма хәзер бәйрәм көннәре, кайчан да булса җавап килерме — без белмибез", дип өстәде ана. Тулырак👉монда укыгыз. @azatliqradiosi