Содержимое
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төзелеше 18 елга сузылган "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетендәге эш барышын күрсәтте. Ул үз Телеграм-каналында фотолар урнаштырды. "Озын ялларга карамастан, “Әр-Рәхим” мәчетендә эшләр дәвам итә. Гомум тырышлык һәм Ходай ярдәме белән бу изге эшне тәмамларбыз”, дип язган ул. ▪️"Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Шулай да Башкортстан Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады. Мәчет төзелеше белән низаг Радий Хәбиров чорында да дәвам итте. Аеруча, Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң төзелеш белән проблемнар кискенләште. 2022 ел ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәртте. Мәсәлән, берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.